7-9 гыйнвар көннәрендә «Батыр» спорт мәктәбендә Вәлиев И. М. призына бокс буенча XIV Бөтенроссия турниры булып узды.
Ярышларда Казан, Яр Чаллы, Ижевск, Түбән Кама, Бәләбәй, Урыссу, Ютазы, Әлмәт, Алабуга, Чирмешән, Можга, Яңа Чишмә, Мамадыш, Афанасово, Чистай, Менделеевск шәһәрләреннән 150дән артык спортчы катнашты.
Безнең шәһәрне тренер Шафиков М. Р. («Батыр»мәктәбе)шәкертләре тәкъдим итте.,
Көрәш нәтиҗәләре буенча безнең спортчылар үз яшь категорияләрендә җиңү яулады:
2004-2005 елгы егетләр
2 урын - Низамов Риналь 67 кг авырлык категориясендә.
2008-2009 елгы егетләр
1 урын-Хәсәньянов Илһам 50 кг авырлык категориясендә
3 урын - Хәлиуллин Айнур 42 кг авырлык категориясендә
3 урын - Зубрин Ставр 66 кг авырлык категориясендә.
3 урын - Никитин Константин 52 кг авырлык категориясендә.
2010-2011 елгы егетләр
1 урын-Устинов Артем 38 кг авырлык категориясендә
Әлеге ярышның иганәчесе-шәһәр Советы депутаты Вәлиев Ильяс Минислам улы.
Җиңүчеләр турнирның спонсоры биргән кубоклар, грамоталар, медальләр һәм призлар белән бүләкләнде.