Кышкы каникуллар вакытында, Абалач авыл китапханәсендә балалар «Яңа ел могҗизалары кыры»уенында катнаштылар.
Барабан әйләндереп, балалар бик теләп табышмакларга җавап бирделәр, мәкальләр, әйтемнәрне искә төшерделәр, ребуслар чиштеләр, Яңа ел тематикасына төрле биремнәр үтәделәр. Уен бәйрәм атмосферасында узды, барлык балалар да татлы призлар һәм яхшы кәеф күтәренкелеге алды. Уенның җиңүчесе булып, авыр сорауларга җавап бирә алган Миңнегулов Ранис танылды.