2 гыйнвар көнне Тойма мәдәният йортында китапханәче белән берлектә "Могҗизалар кыры"дип исемләнгән танып-белү уены үткәрелде.
Уенның төп максаты-төрле илләрнең Яңа ел традицияләре белән танышу.Уенны театр костюмнарында үткәрделәр.Кыш бабай һәм Кар кызы мөһим кунаклар булдылар, алар "Могҗизалар кыры"уенын үткәрделәр.Яшьләр үз белемнәре белән сөендерде."Могҗизалар кыры" уенында иң уңышлы катнашучы булып финал уенында җиңүче, супер сорауга дөрес җавап биргән Эльмира Ямалетдинова танылды.Уен бәйрәм атмосферасында узды, барлык катнашучылар татлы бүләкләр һәм призлар алды, ә иң мөһиме, яхшы бәйрәм кәефе алды.Кичә Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.