6 гыйнвар көнне Яңа ел яллары һәм кышкы каникуллар вакытында Песәй авыл китапханәсе Песәй урта мәктәбе белән берлектә балалар өчен "Ах кыш көне ничек күңелле" дип исемләнгән кышкы уеннар үткәрделәр.
Урамда хәрәкәтчән уеннар балаларга шатлык китерә һәм сәламәтлеккә файда китерә. Балалар рәхәтләнеп футбол уйнадылар, чаналарда узыштылар, кәрҗингә "умырзая" лар җыйдылар, каршылыкларны үтеп йөгерделәр. Чара күтәренке кәеф һәм күңел күтәренкелеге бүләк итте. Чарадан соң китапханәгә китаплар укырга һәм кроссвордлар чишәргә киттеләр. Барлык катнашучылар да татлы бүләкләр алдылар һәм өйләренә китаплар алдылар.