Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасына кирәк

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына кирәк:

Җир мөнәсәбәтләре бүлеге баш белгече:

Бурычлары:

җир кишәрлекләрен сату – алу, арендалау, бушлай файдалану килешмәләре проектларын әзерләү, җир кишәрлекләрен даими (сроксыз) файдалануга бирү;
күчемсез милек объектларының барлыкка килүен, үзгәрүен, үзгәртелүен, туктатылуын, чикләүләрен (йөкләнешен), дәүләт кадастр исәбенә кую чараларын гамәлгә ашыру;
физик, юридик затлар, дәүләт хакимиятенең башкарма органнары һәм җирле үзидарә органнары белән милек хокукларын рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек итү һ. б.
Таләпләр:

 югары юридик белем;
эш тәҗрибәсе хуплана;
башкаручанлык, игътибарлылык, аралашучанлык.
Белешмәләр өчен телефон: 8(85549) 2-20-51, 8-917-271-40--21.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International