ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Татарстан территориясенә хайваннарның аеруча куркыныч авыруы үтеп керү куркынычы турында кисәтә.
Оренбург өлкәсенең Беляев районында шәхси ярдәмче хуҗалыкта эре мөгезле терлекләр арасында ящур чире теркәлде.
Ветеринария табиблары сүзләренә караганда, инфекциянең килеп чыгуын профилактикалауның төп чарасы булып Оренбург өлкәсеннән терлек кертүне туктату тора.