Ижевка авыл китапханәсендә «Ярый әле, ел саен безгә Яңа ел килә»дигән уен программасы үткәрелде.
Китапханәче Яңа елны каршылау традициясе, Яңа ел уенчыклары тарихы һәм, әлбәттә инде, матур чыршы бүләк итүче Кыш бабай турында сөйләде. Уеннар һәм конкурслар үткәрелде, кыш турында китаплар һәм мәкальләр искә алынды, шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр. Бәйрәм ахырында барлык балалар да татлы сюрприз белән бүләкләнделәр.