1 нче гыйнварда Татар Чаллысы авыл мәдәният йортында авыл халкы һәм кунаклары өчен «Яшь чагында биеп кал» бию программасы булып узды. Зирәклеккә, җитезлеккә төрле конкурслар, музыкаль конкурслар һ. б., шулай ук күңелле уеннар һәм кызыклы биремнәр әзерләнгән иде. Иң яхшы биючеләр бию батлында ярышты һәм лаеклы бүләкләр ала алдылар. Һәм, әлбәттә инде, барлык катнашучыларны Россия һәм чит ил башкаручыларының дәртле хитлары астында биюләр диңгезе, күтәренке кәеф һәм матур ял көтә иде.