ТАТАР ЧАЛЛЫСЫ МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫ. "ЯҢА ЕЛДА ДУСЛАР БЕЛӘН " УЕН ПРОГРАММАСЫ

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

4 гыйнварда Татар Чаллысы  мәдәният йорты каршындагы мәйданда «Яңа елда дуслар белән " дип исемләнгән уен программасы узды.

Чараның төп максаты: балалар өчен бәйрәмнең эмоциональ атмосферасын булдыру, төрле яшьтәге балаларны уртак уен эшчәнлегенә җәлеп итү.
Балаларны татлы хәзинәне яшергән Әби Карчык каршы алды. Балаларга тәм-томнарны табар өчен  төрле сынаулар узарга кирәк иде. Бәйрәм эстафета рәвешендә үткәрелде. Ярышлар башланыр алдыннан катнашучылар 2 тигез көчле командага бүленде. Командаларга исем уйлап табу өчен берничә минут вакыт бирелде. Беренче команда - "Чыршылар", икенчесе - "Хлопушки".
Балалар ярышларда актив катнаштылар: җитезлек һәм зирәклек буенча, тизлек һәм төз ату буенча биремнәрне үтәүдә ярыштылар, бер-берсенә ярдәм иттеләр.
Эстафета ярыш мизгелләре булуга карамастан, бәйрәмдә күңелле һәм дустанә атмосфера сизелде.
Чарада пассив күзәтүчеләр булмады. Барлык балалар да бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International