Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте: «ковид кичергәннән соң була торган синдром»турында 20 сорау

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

1. Нәрсә ул «постковидный синдром»?

 Ул COVID-19 кичергәннән соң кешене борчый торган симптомнар комплексы, ул чакта вирус һәм кискен инфекцияләр, өзлегүләр дә юк инде, дәвалауның төп курсы тәмамланган, ләкин пациент үзен сәламәт хис итми. Бу термин «COVID-19"ны кичергәннән соң халәт  буларак авыруларның халыкара классификациясенә кертелгән инде. Диагноз бары башка авырулары булмаган пациентларга гына куела.  Синдромның озынлыгы ярты елга кадәр һәм аннан да күбрәк тәшкил итәргә мөмкин. Пациентларны еш тын кысылу, ару-талу һәм тәм бозылу, талчыгу, ярсу булу, ашкайнату бозылу борчый.

2.  Әгәр COVID-19  белән авырган, ә үзеңдә «постковидный синдром» бармы юкмы икәнлеген ничек аңларга?  Бу билгеле бер авыруларга гына яки бөтен кешегә  дә кагыламы?

Бу синдром күп кенә пациентларда үсеш ала. Симптомнар коронавирус йогышының авыр дәвамлы һәм хроник авырулары булган пациентларда ешрак күренә һәм күбрәк чагыла. Тик еш кына бу синдромны  без  ковидны башка патологияләр булмыйча аяк өстендә уздырган  яшь пациентларда да билгеләп үтәбез 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International