Удмурт чыршы бәйрәме

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

8 гыйнвар көнне Менделеевск районы Гассар исемендәге мәдәният йортының тантаналар залында Марианна Кузнецова җитәкчелегендә «Купанча» ансамбле   удмуртларның Раштуа очрашуын әзерләделәр һәм үткәрделәр. Бәйрәм тантанасында республиканың якын-тирә районнарыннан һәм Удмуртиядән килгән удмурт халкы вәкилләре катнашты.

Бәйрәмдә Казан шәһәреннән махсус чакырылган кунак Павел Александров катнашты. Яшьләр аны SHONER PAUL жанрында удмурт телендә җырлар башкаручы буларак белә. Фольклорчы, дирижер, этномузыколог. Үз иҗатында удмурт фольклор музыкасын һәм электрон яңгырашны органик рәвештә куша. (2017 елда Норвегиядә узган Liet International кече халыклар Евровидениесендә 3 урын алып, финалист булды. Россиянең һәм чит илләрдәге төрле зур музыка фестивальләрендә чыгыш ясый.)
Матур бәйрәм кичәсе Павел һәм «Купанча»ансамбленең удмурт җырлары белән тулыланды. Шулай ук «Урам эктон», «Тани тыныд бурпал ки» һ.б. дәртле биюләр башкардылар, уеннар уйнадылар. Оештыручылар тарафыннан лотерея билетлары уйнатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International