Радмир Беляев гражданнарны кабул итте

2022 елның 11 гыйнвары, сишәмбе

Бүген, 11 гыйнварда, район хакимиятендә район җитәкчесе   Радмир Беляев рәислегендә гражданнарны кабул итү булды.

Гражданнарны кабул итү – мөһим мәсьәләләр буенча турыдан-туры сөйләшү һәм аларны хәл итү өчен менә дигән мөмкинлек. Менделеевлылар җир мөнәсәбәтләренә, дарулар белән тәэмин итүгә,матди чаралар җитмәүгә кагылышлы төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. 

Чираттагы кабул итү барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

- гаражны  рәсмиләштерү буенча документлар ;

- балаларны якын-тирә авылларның балалар бакчасына йөртү мөмкинлеге турында;

- шәһәрне бизәү буенча тәкъдимнәр;

- Чернобыль АЭС авариясе нәтиҗәсендә зыян күргән кеше буларак, торак алу буенча.

Алга таба хәл итү өчен сораулар   контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International