Тихоново авыл китапханәсе үз укучыларын күрүгә һәрвакыт шат. Алар өчен әкият герое Кыш Бабай катнашында «Яңа ел серпантины " дигән бәйрәм программасы оештырылды.Чара барышында кунаклар Яңа ел бәйрәме традицияләре белән таныштылар. Катнашучылар Яңа ел сорауларына, табышмакларга җавап бирделәр, шигырьләр сөйләделәр, төрле конкурсларда катнаштылар. Чара ахырында балалар Кыш Бабайдан татлы бүләкләр алдылар