"Иртән кунакка килгән кеше зирәк була",-ди, ә Винни-Пух китапларын укучылар тагын да зирәгрәк булалар. Танылган инглиз язучысы Алан Милнаның тууына 140 ел уңаеннан Иске Гришкин авыл китапханәсе балаларны кунакка чакырды.
Балалар кызыклы аю Винниның барлыкка килү тарихы, балалар китапларын иҗат итүченең тормышы турында белделәр һәм танылган әкият буенча викторинада катнаштылар. Яңа Юлбарыс елында Винни-пухның иң яңа җырлары белән танышу һәм татлы бүләкләр һәркемнең күңеленә хуш килде. Соңыннан барысы да яраткан «Винни-Пух һәм барысы да-барысы да» дигән мультфильм карадылар.