ВИЧ-инфекциясе турында нәрсә белергә кирәк?

2022 елның 12 гыйнвары, чәршәмбе

1. Нәрсә ул ВИЧ инфекциясе

ВИЧ- ул кешенең иммунодефициты вирусы, ягъни кешенең иммун системасын җимерүче вирус, шуның өчен дә  организм йогышлы авыруларга тиз бирешә, нәтиҗәдә бу үлемгә дә китерергә мөмкин.

.2. Инфекция чыганагы булып  кем тора?

Инфекциянең бердәнбер чыганагы- инфекцияле кешеләр. Кан, сперма, җенес сыеклыклары, күкрәк сөте аеруча куркыныч тудыра, аларда, кагыйдә буларак,иң зур күләмдә була.

3. –ВИЧ-инфекциянең кешедән кешегә йогу юллары нинди?

ВИЧ-инфекцияне йоктыру җенси якынлык кылганда сакланмаган очракта , кан тамырларына наркотик препаратлар кадаганда, зарарланган донор канын һәм аның компонентларын салганда, медицина һәм косметика хезмәтләрен күрсәткәндә стериль булмаган инструментлар кулланганда килеп чыга. Вирус шулай ук анадан балага йөклелек, бала табу вакытында, шулай ук яңа туган баланы күкрәк сөте белән туендырганда  да бирелә ала.

ВИЧ вирусы, канда һәм организмның башка сыеклыкларында кешенең тәненнән читтә торса, бер минут эчендә үлә.

 

4. ВИЧ йогышы ничек була алмый?

ВИЧ бөҗәкләр (черкиләр, борчалар, бал кортлары һәм төклетуралар һ.б) белән күчми. ВИЧ көнкүреш юлы аша (кул кысышканда, кочаклашканда, үбешкәндә,  бергә ашаганда, бассейнда булганда) күчми

5. Йоктыруның иң зур куркынычына кем дучар була?

Инфекция куркынычы   коммерцияле җенси якынлык кылучы хезмәткәрләрдә, инъекцион наркотик препаратларны кулланучыларда, ир-атлар белән  сексуаль мөнәсәбәтләргә керүче ир -атларда, шулай ук якланмаган сексуаль мөнәсәбәттә булган кешеләрдә аеруча зур

Кешенең ВИЧ-  статусын билгеләүнең бердәнбер ышанычлы ысулы-ул ВИЧ-инфекциясенә тест узу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International