"Kanzashi (канзаши) техникасы кулланып атлас тасмалардан чәчәкләр ясау буенча мастер-класс

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

9 гыйнварда Тойгуҗа авыл мәдәният йортында беренче тапкыр "Kanzashi (канзаши) техникасы кулланып атлас тасмалардан чәчәкләр ясау буенча  мастер-класс узды.

Аны "Тойгуҗа авылында Пленэр" сәнгать проектында катнашучы Аникеева Оксана үткәрде. Балалар бик теләп аның җитәкчелегендә чәчләр өчен брошь һәм кыстыргычлар ясадылар.
Тойгуҗа авыл мәдәният йорты директоры Гөлнара Гайфетдинованың "Тойгуҗа авылында Пленэр" проекты балаларның иҗади талантларын ача. Хәзер инде алар  үзләре дә башкаларны өйрәтә ала. Оксанага ярдәм итәргә аның педагогы,  балаларны рәсем ясарга өйрәтүче, Светлана Лепкова килгән иде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International