12 гыйнвар көнне район җитәкчесе хакимияттә Татарстан Республикасы кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге идарәсе рәисе Шәмәрданов Рашат Рифкат улы һәм район кооперативлары вәкилләре белән очрашты.
Очрашуда кулланучылар кооперациясе оешмаларын үстерү юлларын һәм аларга дәүләт ярдәме чаралары турында фикер алыштылар. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы продукциясе әзерләү, авыл кешеләренә сәүдә хезмәте күрсәтү, авыл һәм шәһәр халкы өчен күрсәтелгән башка төр хезмәтләрне киңәйтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Бүгенге көндә безнең районда 6 кооператив эшли. Аларның һәркайсы үз эшчәнлекләре, планнары һәм проблемалары турында сөйләделәр.
Бу бигрәк тә стационар сәүдә челтәре булмаган ерак авыллар өчен бик мөһим юнәлеш.
Татарстан Республикасы кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге идарәсе авыл халкы өчен барлык хезмәтләрне дә күрсәтә: җитештерү, әзерләү, сәүдә, җәмәгать туклануы.
Без исә, муниципалитет буларак, әлеге юнәлешне үстерүдә һәртөрле ярдәм күрсәтергә әзер! - дип билгеләп үтте Р. Беляев.