Кошлар өчен җимлекләр әзерләү

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кошлар өчен урман ашханәсе, сыерчык оясы кебек үк, теләсә кайсы паркның, авыл мәдәният йорты территориясенең аерылгысыз атрибутлары булып тора. Җимлекләр ясауның иң гадие-пластик шешәдән ясалганы.
Матур җимлекләр участокка канатлы кунакларны җәлеп итеп кенә калмыйча, авыл мәдәният йорты территориясенең стилен һәм ландшафтын да отышлы итеп ассызыкларга сәләтле. Ижевка мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән  җимлекләр ясадылар, аларны агачларга элделәр өәм  җимлекләргә ашлык салдылар. Кышкы чорда барлык кошлар да ризыкны үзлегеннән таба алмый, шуңа күрә аларга ярдәм итәргә кирәк. Аннан балалар бездә, безнең җирлектә кышлаучы кошлар рәсемнәрен ясадылар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга татлы ризыклар өләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International