Хөрмәтле архитекторлар!
Менделеевск районында баш архитектор вазифасына конкурс игълан ителүе турында хәбәр итәбез.
Шәһәр йөзен үзгәртү белән кызыксынган яшь һәм амбициоз командага үз эшенең остасы кирәк.
Сине бик күп кызыклы бурычлар көтә!
Хәзерге вакытта Менделеевск районында "Аммоний" АҖ шәһәр төзүче предприятиесе ярдәмендә шәһәрнең йөзен яңарту буенча тулы күләмле эш алып барыла.
Төрле кызыклы проектлар тормышка ашырыла. Безнең үз территориябезнең дизайн-коды расланган, аның белән идарә итәргә кирәк. Шулай ук мастер-планын булдыру өстендә эшләр бара, территорияне яшелләндерү, уңайлы мохитне һәм районның визуаль өлешен яхшырту буенча бурычлар бар.