Менделеевск урамнарында видеокүзәтү камералары урнаштырылды

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Менделеевскида җәмәгать куркынычсызлыгына аерым игътибар бирелә.

Шул максатта  "Имин шәһәр"республика программасын тормышка ашыру дәвам итә. Әлеге программа кысаларында өстәмә рәвештә Интернационалистлар бульвары һәм "Геройлар аллеясы"янындагы  балалар мәйданчыгы территориясендә 20 видеокамера урнаштырылды.

Камераларда язылганнар  Эчке эшләр идарәсенә һәм Бердәм дежур диспетчерлык хезмәтенә җибәрелә.

Камералар ярдәмендә шулай ук вандаллар белән дә актив эш алып барылачак.

Хәзерге вакытта Менделеевскида "Имин шәһәр" программасы буенча-42, "Имин ишегалды" программасы буенча 111 камера урнаштырылган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International