Иске Яңа елда Мария Соловьёва 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

Менделеевскида яшәүче юбилярны 95 яше  белән хакимият вәкилләре, туганнары һәм якыннары котлады.

Район җитәкчесе Радмир Беляев исеменнән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасар вазифаларын башкаручы Айдар Сәфәргалин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фаина Козырева Мария Ильиничнага җылы котлау сүзләре җиткерделәр, нык сәламәтлек, иминлек теләделәр, котлау открыткалары, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Юбиляр өчен мөһим булган бу көнне кызы Светлана һәм Надежда, оныгы Наталья һәм оныкчыгы Яна да бар иде.

- Сугыш елларында әни колхозда, тыныч вакытта төзелештә эшләде. Ул безне хезмәт сөючәнлеккә, җаваплылыкка, булганның кадерен белергә өйрәтте. Без аны бик яратабыз һәм кадерлибез, озын гомер телибез, - диделәр кызлары.

М. Соловьева гаиләсе белән горурлана, аның 3 баласы, 7 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International