Балалар китапханәсе «Кама таңнары» приютының мәктәпкәчә төркемендә Яңа ел символы турында «Юлбарысның серләрен бел» исемле викторина үткәрде.
Очрашу балаларның бер-берсенә борылыр Юлбарыс сыман ырылдап сәламләү белән башланып китте. Аннары барысы да чиратлап сырлы әйберләрне атадылар. Табышмаклар чиштеләр һәм юлбарысларның нәрсә ашавын белделәр, шигырьдә «юлбарыс» сүзенең ничә тапкыр кабатлануын санадылар. Юлбарыс күп кенә язучыларның һәм шагыйрьләрнең әсәрләрендә очраша. Аларда начар һәм яхшы, чын һәм уйлап чыгарылган юлбарыслар турында язалар, гомумән, юлбарыс балалар китабының бик популяр герое. Балалар " Әдәбиятта Юлбарыс эзләре» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар, Юлбарысның песиләр арасында иң зуры һәм иң авыры икңнлеге турында бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр. Балалар китапларында күпме могҗизалы уенчык юлбарысларны очратырга мөмкин! Балалар юлбарыслар турында китаплар карадылар һәм " Про тигренка Бинки" әкиятен тыңладылар. Очрашу «Тигр на подсолнухе».»мультфильмын карау белән тәмамланды.