Кышның серле тартмасы

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

13 гыйнвар көнне, Иске Яңа ел алдыннан ул көнне. Татар Чаллысының «Башак " балалар бакчасында «Кышның тылсымлы тартмасы» исемле күңелле иҗат сәгате узды.

Елның иң тылсымлы бәйрәмен көтеп алу һәрвакыт төрле әзерлекләр белән үрелеп бара. Бәйрәм кәефе алу өчен, яңа ел сувенирлары һәм үз кулларың белән эшләнмәләр ясап, иҗат белән шөгыльләнергә мөмкин. Тылсымлы атмосфера булдыру өчен  аерым осталык таләп ителми. Көнчыгыш календаре буенча 2022 елның хуҗасы итеп Юлбарыс билгеләнгән. Ел талисманы балаларга иҗат өчен кирәк булганның барысын да алып килде. Балалар үз куллары белән чыршы өчен шарлар ясадылар. Ә Юлбарыс балаларны татлы призлар белән сыйлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International