Безнең як тыюлыклары

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

Камай мәктәбе укучылары китапханәче белән берлектә тыюлыклар һәм милли парклар көненә багышланган «Туган як тыюлыклары»на эко-сәяхәт кылдылар.

Китапханәче Татарстандагы тыюлыклар турында сөйләде. Аннан соң, видео-презентация ярдәмендә балалар саклык һәм кайгыртуны таләп итә торган гаҗәеп  матурлыкка чумдылар. Тыюлыклар турында кызыклы видеоматериал карагач, укучылар нинди хайваннар һәм үсемлекләрнең Кызыл китапка кертелгәнен һәм дәүләт саклавында булуын белделәр, шулай ук тыюлыкларның тарихы, легендалары һәм истәлекле урыннары белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International