"Теремкәй» сәхнәләштерелгән тамашасы

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

13 гыйнвар көнне Ижевка авыл китапханәсе каршындагы «Салават күпере» курчак түгәрәгенә йөрүче балалар (җитәкчесе Останина И.М.) Ижевка урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен «Теремкәй»  исемле сәхнәләштерелгән тамашасын күрсәттеләр.

Һәр тамашаны тамашачы-балалар зур кызыксыну һәм җылылык белән кабул итәләр. Көчле алкышлар нәни артистларга рәхмәт сүзләре булып яңгырады. Быел барлык чаралар  да Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International