Әлфия Когогина Менделеевск шәһәренә эш сәфәре барышында журналистларны Россия матбугаты көне белән котлады һәм Дәүләт Думасының беренче сессиясе сигезенче чакырылыш нәтиҗәләре турында сөйләде

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина «Менделеевск яңалыклры» район газетасы журналистлары белән очрашты.

"Мин язма басмаларны һәрвакыт яратып укыйм. Район газеталарында буыннар, династияләр, бөтен район тарихы саклана дип саныйм. "Менделеев яңалыклары» ннан районда милли проектларның ничек тормышка ашырылуы, ветераннарның нәрсә белән яшәве, Менделеевск талантлы яшьләренең нинди уңышларга ирешүе турында белергә мөмкин», – дип билгеләп үтте Когогина.

Очрашу барышында парламентарий Дәүләт Думасының сигезенче чакырылышы нәтиҗәләре турында сөйләде, коллективны котлады, киләчәктә иҗади һәм һөнәри уңышлар, нык сәламәтлек теләде, шулай ук редакциянең барлык хезмәткәрләренә дә яңа ел бүләкләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International