Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында кисәтү

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ннән 2022 елның 14 гыйнваре 18 сәгатьтән 15 гыйнвар  18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең киеренкелеге   турында кисәтү килде:

2022 елның 15 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән: 

- буран вакытында күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк;

-  көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метр (Казанда секундына 14 метрга кадәр); 

- көчле кар (Казанда-төнлә);

 Көчле буран вакытында нәрсә эшләргә?

Бары тик аерым очракларда гына биналардан чыгыгыз Ялгыз чыгу тыела.  Гаилә әгъзаларына яки күршеләргә, кая баруыгыз  һәм кайчан кире әйләнеп кайтуыгыз турында әйтеп китегез. Автомобильдә зур юллар һәм шосселар буенча гына хәрәкәт итәргә була. Машинадан чыкканда аннан  читкә китмәгез, күренеп торырлык булсын.. Юлда тукталгач, кисәтү сигналын өзек тавыш белән бирегез, капотны күтәрегез яки антеннага якты тукыма элегез, автомобильдә  утырып ярдәм көтегез. Шул ук вакытта угар газы белән агулануны булдырмас өчен пыяланы ачып, җилләтүне тәэмин итеп, моторны кабызып калдырырга мөмкин. Әгәр дә сез торак пункттан читтә җәяү йөргәндә ориентлашуны югалтсагыз, беренче туры килгән йортка керегез, урнашу урынын ачыклагыз һәм, мөмкин булганча, буран беткәнен көтеп калыгыз. Әгәр сезнең хәлегез бетсә, ышыклану урыны табыгыз һәм шунда калыгыз. Сезнең өчен таныш булмаган кешеләр белән элемтәдә игътибарлы һәм сак булыгыз, чөнки мондый  вакытларда  автомобильләрдән, фатирлардан һәм хезмәт урыннарыннан урлау очраклары кискен арта.

 Көчле буран беткәч нәрсә эшләргә?

Көчле кар көртләре шартларында сез бинада ябылып калсагыз, тыныч булыгыз,  мөстәкыйль рәвештә (  һәм кул астында булган кораллардан файдаланып) чыгу мөмкинлеген  ачыклагыз. Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсенә яки торак пункт администрациясенә  хәбәр итегез. Әгәр карны мөстәкыйль рәвештә чистартып булмый икән, коткару бүлекчәләре белән элемтә урнаштырырга тырышыгыз. Радиотрансляция  приемнигын (телевизор) кабызыгыз һәм җирле хакимият күрсәтмәләрен үтәгез. Җылылыкны саклау һәм азык-төлек запасларын экономияле тоту буенча чаралар күрегез.

Машина йөртүчеләр игътибарына

Машина йөртүчеләргә, бигрәк тә ерак араларга барырга ниятләүчеләргә үз автомобильләренең техник торышына аеруча  игътибар бирергә кирәк. Сәфәр вакытына карап якындагы тәүлекләргә һава торышы фаразын белешегез. Елның салкын вакытында ерак юлга чыгар алдыннан автомобильнең җылылык изоляциясе турында кайгыртырга кирәк. Сәфәр алдыннан  двигательнең һәм аккумуляторның эшләвен  тикшерегез, җитәрлек күләмдә  ягулык тутырыгыз,  сыйфатлы антифриз алыгыз. Тикшерелмәгән автозаправка станцияләрендә ягулык салмау мөһим, чөнки сыйфатсыз ягулык көтелмәгән хәлләр килеп чыгуга сәбәпче булырга мөмкин. Алдан ук җылы киемнәр һәм азык-төлек туплау хәстәрен күререгә кирәк, кәрәзле телефон өчен заряд җайланмасын алырга онытмагыз.

Юлга чыгар алдыннан  насос, тарттыру  тросы, баллон ачкычы һәм күтәрткеч булуын тикшереп чыгыгыз,  «Тәмәке кабызу » комплектын бгажникка куярга кирәк. 

Авария булган очракта кирәкле комплект

Авария комплектында кәрәзле телефонга заряд алу җайланмасы, запас аккумулятор, җылы кием-салым һәм юрган, кар һәм боздан тәрәзәне чистарту  өчен щетка, 
 баткан очракта көпчәкләрне кардан арындыру өчен зур булмаган көрәк, кул фонаре һәм аңа батареялар комплекты, аптечка, ризык һәм эчемлекләр, балта һәм җыелмалы пычкы, «коры ягулык», ут кабызу җайланмасы, мини-мич һәм тимер савыт булырга тиеш.

Төгәлләштерелгән маршрут һәм  якынча кире кайтуның  вакыты турында хәбәр итегез.

Сәфәр алдыннан гаилә әгъзаларына, күршеләргә, дусларга төгәл маршрут һәм кире кайтуның якынча вакыты турында хәбәр итәргә кирәк. Юлда бәла булган очракта, заманча элемтә чараларыннан файдаланырга кирәк – бу коткару бүлекчәләренең сезгә ярдәм оештырү вакытын шактый тизләтәчәк. Коткаручыларга мөрәҗәгать иткәндә кайда булу урынын, ниндидер аерым билгеләр, машинадагы кешеләр саны, авырулар, балалар бармы икәнлеген, үзегезнең һәм якыннарыгызның телефон номерларын хәбәр итәргә кирәк. Батарея зарядын бетермәс  өчен чаралар күрергә кирәк

Трассада ватылып калган очракта

Автомобиль алдына һәм аның артына кисәтү билгеләре куегыз, моның өчен сынган яки киселгән агач, яисә яхшы күренеп тора торган башка әйберләр кулланырга мөмкин. Әгәр машина эшләп тора икән,  угар газы белән агулануны булдырмас өчен, пыяланы азрак ачарга һәм җилләтүне тәэмин итәргә кирәк. Озак тукталышка яки төнлә тукталган вакытта, чыккан газлар кабинага һәм салонның ярым ачык тәрәзәсеннән кире кермәсен өчен, машинаны җилгә каршы куярга кирәк. Үз куркынычсызлыгың өчен җил юнәлешен дә даими тикшереп торырга кирәк. Шуңа да карамастан, төтен чыга торган торбаның боз белән катмавын һәм  кар капламы белән күмелмәвен күзәтеп тору мөһим. Әгәр автомобиль ватылган икән, үзегезне тыныч тотыгыз, бердәм ашыгыч оператив хезмәтләрнең «101» номерын җыегыз, үз проблемагыз турында хәбәр итегез һәм урнашу урыны нокталарын  төгәл әйтегез. Җылылык саклау һәм булган азык-төлек запасларын сак тоту  буенча чаралар күрегез. Ягып җылыну өчен утын агачлары булдырырга тырышыгыз, алар булмаганда янучан материаллар да кулланырга мөмкин.

Теләсә нинди бәла булган очракта да сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International