Тыл хезмәтчәне Лидия Никифорова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2022 елның 15 гыйнвары, шимбә

Янәшәдәгеләр өчен якты нур  булу һәм нур сибү-менә шул инде бәхет, -   якты Раштуа көнендә 95 яшен тутырган Лидия Тимофеевна Никифоровнаның  тормыш девизы  әнә шундый. Сугыш елларын һәм сугыштан соңгы җимереклекләрне кичергән бу сөйкемле ханымны язмыш сындыра алмый, бары тик  кешеләргә шатлык бүләк итә алсын өчен нык канатлар белән генә бүләкли.

Районыбыздагы күркәм традиция буенча тыл хезмәтчәнен, хезмәт ветеранын Радмир Беляев исеменнән җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Антоновская котлады. Район ветераннар һәм пенсионерлар Советы рәисе Лариса Кривилева тантана сәбәпчесенә җылы котлау сүзләре җиткерде.

Лидия Тимофеевна үзенең озын гомерендә күпне күргән. Сугыш башланганда аңа 14 яшь була. - Өч абыйны шунда ук фронтка алдылар, ә әти тәүлек буе химзаводта эшләде. Мин әнинең бердәнбер ярдәмчесе булып калдым. Җиңел булмады. Төннәрен урманга агачлар кисәргә бардык, аннары мич ягу өчен аларны утынга  кистек,- дип сөйли Лидия Тимофеевна. – Мин салкыннан һәм арыганлыктан елый идем, тик бер чара юк,әнигә ярдәм итәргә кирәк иде.

Лидия Никифорова-Менделеевск районының Енабердино авылында туган. Ул беркайчан да авылыннан китү турында уйлап та карамады.  Енабердино авылында туып-үскән ире Николайны  ул аны яратып искә ала. Ире белән бергә алар туган колхозында эшлиләр, өч ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр, балаларга тормыш юлламасы бирәләр.

Никифоровларның зур һәм тату гаиләсен менделеевлылар яхшы беләләр. Лидия Никифорованың өлкән улы-Евгений Николаевич - Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, хәзерге вакытта Енабердино авыл җирлеге башлыгы. Уртанчысы-Владимирны, аның якты истәлеген күпләр «Дорожник»кооперативы буенча хәтерли. Кечесе Виктор-ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, аны халыкта «безнең Левитан»дип атыйлар. Никифоровларның күренекле нәселе - кызы Мария, Енабердино Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе. Барлык балалар да ныклы ышанычлы гаиләләр булдырдылар, аларда аңлашучанлык һәм тынычлык хөкем сөрә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International