Ничә генә яшьтә булсак та, яраткан укытучыбыз образы һәрвакыт безнең хәтердә кала. РФ халык мәгарифt отличнигы, тыл хезмәтчәне Маргарита Петровна Горбунованың 90 яшьлек юбилее уңаеннан "Бондюг" территориаль иҗтимагый җирле үзидарә рәисе Рәмзия Әхмәдиеваның: "Укытучы! Сезнең алда баш иябез!" дип әйтүе бик күңелле булды.
Шагыйрь Николай Некрасовның бу юллары чын күңелдән әйтелгән иде, чөнки математика укытучысы Маргарита Петровна тырышлыгы белән Рәмзия Хөснемөхәммәт кызы, төгәл фәннәр белән бәйле, икътисадчы һөнәренә өстенлек биргән һәм күп еллар хезмәт куйган
Район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исеменнән ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Лариса Кривилева җылы котлау сүзләрен җиткерде, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Радмир Беляевтан бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды.
Маргарита Горбунова хезмәт эшчәнлеген Карпов исемендәге химзаводның җитештерү бүлегендә башлый. Беренче көннәрдән үк яшь хезмәткәрдә математик сәләтле белгечне күргән өлкән остазы киңәше белән Алабуга педагогия институтын тәмамлаган.
Укытучы һөнәренә юбилярыбыз бөтен гомерен багышлады, берничә буын укучыларын да олы тормышка чыгарды. Алар хәзер дә яраткан укытучысын бәйрәм һәм юбилей көннәрендә котларга онытмыйлар
Хөрмәтле Маргарита Петровна хәзер дә сафта булуы куандыра. Нурлы елмаю аның йөзеннән китми. Янәшәдә кызы Светлана, өч оныгы, ике оныкчыгы бар. Ул бәхетле әни һәм әби.
Аның бөтен гомере Менделеевскида узды. Моңарчы күрелмәгән абруй һәм хөрмәт яулаган! Укытучының казанышлары белән горурланырга була!
Ветераннар советы рәисе Л. Р. Кривилева