14 гыйнвар көнне Тихоново авылы китапханәсе "Васильев көне яки искечә Яңа ел" дип исемләнгән Яңа ел утырмалары үткәрде.
Чарада катнашучылар барысы да бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштылар, Искечә Яңа елны кайда каршы алуларын белделәр, бу көнне нинди гореф-гадәтләр башкарылуы турында сөйләштеләр, сынамышлар укыдылар. Кунаклар рәхәтләнеп күңел ачтылар, бер-берсе белән иркенләп аралаштылар, Яңа ел бәйрәмнәре тарихын искә төшерделәр, биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Чара чәй өстәле артында тәмамланды.