Монай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә авыл халкы өчен Кыш Бабай, Кар кызы һәм Кыш белән бергә "Иске Яңа ел тарихы һәм йолалары" дигән темага әңгәмә әзерләделәр.
Иске Яңа елны бәйрәм итү гадәте Юлиан календаре (яки «иске стиль» календаре) һәм григориан календареның – бөтен дөнья яши торган календарь белән туры килмәвеннән килеп чыгуын белделәр. 20-21 гасырларда календарьларның туры килмәве 13 көн тәшкил итә. Шуның аркасында без бүген Иске һәм яңа стиль буенча ике «яңа ел» бәйрәмен билгеләп үтәбез. Шулай итеп, 13-14 гыйнвар төнендә һәркем иң яраткан халык бәйрәмен бәйрәм итә ала. Балалар һәм өлкәннәр Кыш бабайга бик теләп шигырьләр сөйләделәр, татлы бүләкләр алдылар.