"Иске Яңа елда шулай бер вакыт"

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

Яңа ел бәйрәме үтеп  ике атнадан соң, 13-14 гыйнвар төнендә, ел саен кечкенә могҗиза була – Яңа ел кабат ишек кага,тик башка- Иске Яңа ел исеме астында

 Безгә бу бәйрәмнең ике тапкыр кабатлануы 31 декабрьдә онытылган яки котларга өлгермәгән кешеләребезне котларга, дуслар белән очрашырга һәм тагын бер кат яңа ел чыршысы утын кабызырга мөмкинлекләр бирә!
    14 гыйнвар көнне Ижевка авыл мәдәният йортында "Иске Яңа елда шулай бер вакыт" дип исемләнгән Яңа ел концерты булып узды . 
Программада авыл мәдәният йорты үзешчәннәре ️ "Колибри" балалар бию коллективы," Зоренька "балалар вокаль ансамбле,  ️"Сюрприз" оригиналь жанрдагы иҗат коллективы,  "Яшәгән ди..." исемле сәхнә әсәрләрен яратучыларның иҗат коллективылары катнашты 
   Е .Тарасова, Г. Никитина, В. Пономарева, Л. Морозова, А. Гоголев, Ф. Нургалиева, Л. Вәлиева үзләренең матур җырлары белән шатландырдылар. Алевтина һәм Николай Щуркиннар юмористик сәхнә күрсәттеләр. С.Вәлиева һәм С. Гыйльметдинова  бию дуэты дәртле биюләре белән сөендерде. 
Концерт номерлары әкият геройлары: Әби Карчык, юлбасарлар, төлке Алисә һәм песи Базилио, Кар Кызы һәм Кыш бабай белән бергә барды. 
Тамашачылар артистларны җылы белән каршы алды, алкышларга күмде, яхшы кәеф бүләк иткән өчен рәхмәт әйттеләр.
Авыл җирлеге башлыгы Н. М. Сергеева барлык авыл халкын Яңа ел бәйрәмнәре белән котлады һәм барысына да нык сәламәтлек, иминлек теләде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International