Инде дүртенче ел рәттән Менделеевск шәһәренең Балалар сәнгать мәктәбендә Л. Гиннатуллина исемендәге "Шире круг " халык уен коралларының төбәк фестиваль бәйгесе уза.
Бәйгененң Лениза Гиннатуллина исемен йөртүе очраклы түгел. Лениза Әсхәт кызы 1957 елда Чистай районында туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Түбән Кама мәдәният көллиятенә укырга керә. 1979 елда аны Менделеевск шәһәренә җибәрәләр, анда ул баян классы буенча музыка мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. Л.Гиннатуллина эшенең беренче көннәреннән үк хезмәттәшләренең ихтирамын һәм укучыларның мәхәббәтен яулый, тиздән ул мәктәпнең уку-укыту эшләре буенча мөдире була.
1995 елда Лениза Әсхәт кызы сәнгать мәктәбен җитәкли. Директор буларак, Л.Гиннатуллина үзенең уку йортының дәрәҗәсе турында кайгыртып, искиткеч оештыру сәләте күрсәтте. Лениза Әсхәт кызы балалар сәнгать мәктәбендә иҗат һәм югары сәнгать тантаналары атмосферасы тудырды. Педагог үзенең бөтен бай булдыклылыгын, рухи юмартлылыгын балаларга бүләк итте. Аның күп кенә укучылары туган мәктәбенә укытучылар сыйфатында әйләнеп кайтты. 2001 елның мартында Л.Гиннатуллинаны территориаль мәдәният бүлеге башлыгы итеп билгелиләр. Яңа вазыйфада Лениза. Әсхәт кызы үзен энергияле, эшлекле җитәкче итеп күрсәтте, һәр чарага зур җаваплылык белән карады. Эш сәгате киеренке булуга да карамастан, Лениза Әсхәт кызы җор күңелле, кешелекле, эчкерсез, һәркемнең күңелен аңларга сәләтле булып калды.
2004 елның 17 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының территориаль мәдәният бүлеге начальнигы Лениза Әсхәт кызы Гиннатуллинаның гомере фаҗигале рәвештә өзелде.
Л.Гиннатуллинаның район мәдәни тормышы үсешенә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Менделеевлылар хәтерендә ул югары мәдәниятле кеше, чын зыялы, талантлы педагог, җитәкче, бары сөйкемле хатын-кыз булып калачак.
Конкурста Яр Чаллы, Арча, Мамадыш, Менделеевск шәһәрләреннән килгән балалар баян, аккордеон, домра, гитара кебек инструментларда осталыкларын күрсәттеләр. Барлык чыгышлар да югары дәрәҗәдә иде, аңа хөкемдарлар бәя бирде. Хөкемдарлар рәисе – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Алабуга сәнгать көллиятенең инструменталь башкару бүлеге мөдире Владимир Михайлович Шорин. Хөкемдарлар әгъзалары – -Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия театр әһелләре берлеге әгъзасы, Чаллы шәһәре композиторы - Әхмәтшин Вәсим Васил улы, Алабуга шәһәре З.Бакиров исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбенең «домра " классы буенча югары категорияле укытучысы - Бакалдина Әнисә Миңнехан кызы. Балалар һәм ата-аналар нәтиҗәләрдән һәм җиңүләреннән канәгать калдылар.
Барлык балаларны да дипломнар белән бүләкләделәр, ә лауреатларга кубоклар тапшырдылар. Педагогларга һәм укучыларга киләчәктә дә уңышлар һәм җиңүләр телибез! 2023 нче елда яңа очрашуларга кадәр!