Хакимияттә эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе узды

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген район җитәкчесе Радмир Беляев һәм район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева рәислегендә атналык эшлекле дүшәмбе узды.

Киңәшмә башында Радмир Беляев узган атнаның мөһим вакыйгаларын билгеләп үтте. Территорияләрне кардан чистарту буенча актив эш алып барылды. 15 гыйнвардан «Буран»планы игълан ителде. Район җитәкчесе " Аммоний «АҖ,» Л.Я.Карпов исемендәге Химия заводы преприятиеләренә бу мәсьәләдә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук Яшел урам, 18 адресы буенча яшәүчеләр үзләренең йорт яны территорияләрен җыештыруда актив катнашып яхшы үрнәк күрсәттеләр, дип билгеләп үтте.Территорияләрне чистарту дәвам итә.

Шулай ук Радмир Илдар улы шатлыклы хәбәр белән дә уртаклашты-Ык Тамагы балалар лагере муниципалитетка тапшырылган.

Бу хәлгә аеруча  -14 гыйнвар көнне Менделеев шәһәре сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәпнең 5 сыйныф укучысыннан   янгын чыгу турында телефон аша хәбәргә аеруча игътибар бирелде . Мәгълүмат расланмады. Баланың анасына карата административ беркетмә төзелде. Шул уңайдан мондый хәлләрне булдырмас өчен район җитәкчесе мәгариф идарәсенә мәктәп директорлары, укытучылар белән эш алып барырга, ә аларга үз чиратында, укучылар  һәм аларның ата-аналары белән тиешле эш алып барырга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International