"Кышкы бизәкләр" исемле фотокүргәзмә

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

15 гыйнвар көнне Тойма авыл мәдәният йортында "Кышкы бизәкләр"дип исемләнгән фотокүргәзмә узды.Фотокүргәзмәнең максаты: балаларда табигатьнең кышкы күренешләренә кызыксыну уяту,эстетик карашны үстерү, табигатькә карата игътибарлы булдыру. Күргәзмәдә хәтта кечкенә балалар да катнашты. Яшьләр үзләренең игътибарлы булуларын,фантазияләрен һәм иҗади потенциалларын күрсәтә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International