Монай авыл китапханәсе укучылары рус язучысы, публицист Михаил Евграфович Салтыков-Щедринга багышланган «Сатираның кыю хакиме» дип исемләнгән әдәби сәгатьтә катнаштылар.
Чарада укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Кискен һәм көн кадагындагы сатира әсәрләрен искә төшерделәр, Ул әсәрләрдә Салтыков-Щедрин кеше кимчелекләрен кисәтергә, төзәтергә, хакимият белән халык арасындагы мөнәсәбәтләрне, түрә җинаятьчелеген һәм рәхимсезлекне фаш итәргә омтылган. Шулай ук яшүсмерләр язучының иҗатында әкиятләрнең аерым урын алып торуын белделәр.