"Тормыш бәрабәренә тиң гомер"

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

18 гыйнварда Ижёвка мәдәният йортында “Тормышка бәрабәренә тиң гомер” исемле  мәгълүмати-агарту программасы узды.

Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, наркотиклар куллануның нәрсәгә китерүе белән таныштыру, наркотик матдәләр куллануга тискәре караш формалаштыру һәм наркотиклар кулланучы затлар белән аралашканда куркынычсызлык кагыйдәләрен  үтәү  күнекмәләрен барлау.
Чара башында балаларны наркотикларның килеп чыгу тарихы, алар белән көрәш методлары белән таныштырдылар. Катнашучылар шулай ук наркотикларга психик һәм физик  бәйлелекнең аны беренче тапкыр кабул иткәннән соң ук барлыкка килүен, очраклы рәвештә наркотик тәэсирендә калмас өчен үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International