Бал белән чүлмәк эзләп

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

18 гыйнвар көнне  Татар Чаллысы авыл китапханәсендә башлангыч мәктәп укучылары өчен Алан Милнның «Винни Пух һәм барысы да - барысы да» әсәре буенча  «Бал белән чүлмәк эзләгәндә» дип исемләнгән әдәби уен үткәрелде.

Башта балалар язучы Алан Милнның биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, аңа 140 яшь тулган булыр иде,  Винни Пух   исемен язучы үзенең улы Кристофер Робинның уенчыкларыннан алды. Әмма улына язучы үз хикәяләрен укымаган. Кристофер алар белән 60 елдан соң гына танышкан. Ә балалар, киресенчә, Винни һәм аның дуслары белән бик яхшы таныш булгач станцияләр буйлап тиз бардылар һәм биремнәрне дә җиңел үтәделәр. Барыннан да бигрәк балаларга ишәкнең «югалган койрыгы» белән  уен ошады. Музыка астында катнашучылар үз «койрыгын» яшереп көндәшенең «койрыгына» басарга һәм аны өзәргә тиеш иделәр. Уен ахырында Ябалакның сорауларына җавап бирделәр. Станцияләр буйлап узгач, алар Винни өчен баллы чүлмәкләр җыйдылар. Ә уен ахырында үзләренең тырышлыклары өчен татлы бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International