Танылган инглиз язучысы һәм шагыйрь Алан Милнның туган көне уңаеннан Камай балалар бакчасында " Винни-Пух һәм барысы да,барысы да»дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.
Балалар язучының биографиясеннән һәм әкиятнең барлыкка килү тарихыннан кызыклы фактлар белделәр. Аннары Винни-Пух дуслары белән аның туган көненә юнәлделәр. Юлда Пятачокка шарлар кабартырга, умарта оясына килгән юлбарыска бал җыярга булыштылар. Йорт куянны белән бергәләп торт пешерделәр, Ишәкнең койрыгын кайтардылар. Әнә шулай бергәләп Винни–Пухка
кунакка килделәр һәм «Каравай»җырын җырладылар.