Винни-Пух безгә кунакка килде

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

Монай балалар бакчасында китапханәче Надежда Әхмәдова балалар өчен инглиз язучысы Алан Милнның 140 еллык юбилеена багышланган «Винни-Пух безгә кунакка килде» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде.

Балалар язучының биографиясе һәм иҗаты, Винни Пухның барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Соңыннан балалар «Винни Пух һәм барысы да-барысы да»мультфильмыннан өзек карадылар. Туган көн бик күңелле һәм кызыклы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International