Романсның сихри авазлары

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

18 гыйнвар көнне Үзәк китапханә "Саулык " сәламәтләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Романсның сихри авазлары»дип исемләнгән рус романсы кичәсе үткәрде.

Чарада катнашучылар романсның кайчан барлыкка килүе, исеменең кайдан килеп чыгуы турында белделәр, А.Пушкин, С.Есенин, Н. Кольцов, В. Тушнова шигырьләренә романслар,  А. Даргомыжский һәм М. Глинка музыкасына салынган «Я вас любил», «Я помню чудное мгновенье» шигырьләренең барлыкка килү тарихын белделәр. Чара ахырында кичәдә катнашучылар «Мин романс беләм»дип исемләнгән уен уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International