Менделеевск районы прокуратурасы 19 һәм 39 яшьлек җирле халыкка карата җинаять эше буенча гаепләү бәяләмәсен раслады. Алар РФ Җинаять кодексының 228 маддәсенең 1 нче өлешендә каралган (зур күләмдә сату өчен исәпләнмәгән наркотик алу, саклау) җинаять кылуда гаепләнә.
Тикшерү версиясе буенча, 2011 елның ноябрендә эш фигурантлары билгесез заттан гомуми массасы 0,43 грамм булган наркотик сатып алган. Шуннан соң аларны полиция хезмәткәрләре тоткарлый. Наркотиклар табылган һәм тартып алынган.
Гаепләнүчеләр үз гаебен тулысынча таныдылар.
Җинаять эше Менделеевск район судына карау өчен җибәрелгән