20 гыйнвар көнне Татар Чаллысының «Колосок» балалар бакчасында китапханәче Е.Б. Шишова «КАр Бабай табышмаклары» квест- уен үткәрде.
Балалар Кар Бабайдан хат алдылар. Бу хаттан алар Кар Бабайның юлда бүләкләрен югалтуын белделәр. Балаларга аларны эзләп табарга кирәк иде. Әмма аларны табу өчен Кар бабай сурәте төшерелгән открыткаларда язылган табышмакларны чишәргә кирәк булды. Уен дусларча җылы атмосферада узды. Балалар куелган максатка ирешү өчен каршылыкларны мөстәкыйль рәвештә җиңә алдылар. Барлык катнашучылар да күтәренке кәеф алды һәм уңай хисләр кичерде.