Күңел тынычлыгын югалтканда нишләргә

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Без стресс заманында яшибез. Стресс тышкы һәм эчке конфликтлардан: арыганлык, мәнфәгатьләрне, комплексларны кысрыклаудан килеп чыга. Соңгы елларда моңа covid-19 да үз өлешен өстәде. Һәрдаим стресс хәлендә яшәү күңел төшенкелегенә –депрессиягә китереп җиткерә. Шушы авыруны кисәтү максатыннан Бәзәкә китапханәсендә өлкәннәр өчен эшләп килүче “Хәят” аралашу түгәрәгенә йөрүчеләр белән “Күңел тынычлыгын югалтканда нишләргә” дигән темага ачыктан-ачык сөйләшү үткәрелде.

Сөйләшү вакытында  китапханәче Ф.Бәшәрова стресс белән көрәшнең иң уңышлы ысуллары белән таныштырды. Чарада катнашучылар Плотникова М. үлән чәйләре, “тере су” файдасы, Сибгатуллина Т. догалар уку, яраткан мавыгулары турында  чыгыш ясадылар. Әлбәттә, күңел төшенкелеге белән көрәштә шулай ук үтемле чара булып китап уку тора. Китапханәче өлкәннәргә мавыктыргыч китаплар, гәҗит-журналлар тәкъдим итте. Ә шулай да, депрессиягә, тормыш авырлыкларына бирешмичә яшәр өчен булганына шөкер итәргә, вак-төяккә дә шатлана белергә, күңелдә уңай фантазияләр, хыяллар белән  яшәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International