Үзәк китапханәдә рус рәссамы И.И. Шишкинның туган көненә багышланган “Табигать күренешен сүрәтләүче оста ” исемле танып-белү сәгате узды.
2022 елның 25 гыйнварында 19 нчы гасырның күренекле рус рәссамы Иван Иванович Шишкинның тууына 190 ел тула. Балаларга аның картиналарында чагылдырылган гаҗәеп матурлык дөньясына сәяхәт кылырга тәкъдим ителде. Алар танылган рәссамның туган шәһәре - Алабугада урнашкан Иван Иванович Шишкин музей-йортына видео-экскурсия ясадылар, аның гаиләсе турында тыңладылар «Корабельная роща», «Сосновый бор», «Святой ключ близ Елабуги», «Утро в сосновом лесу»,«Жатва» картиналары белән таныштылар,ахырда кроссворд чиштеләр.