"Минем гүзәл Татьянам" исемле ял кичәсе

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

23 гыйнвар көнне Тойма авылы мәдәният йортында студентлар көненә багышланган "Минем гүзәл Татьянам" дип исемләнгән ял кичәсе булып узды.Кунаклар өчен күп кенә күңелле конкурслар, мәзәкләр, күңел ачулар, шулай ук җырлар әзерләнгән иде. Чарада балалар, булачак студентлар, студентлар катнашты. Алар төрле конкурсларда һәм уеннарда үзләренең тапкырлыкларын, җитезлекләрен һәм иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чара ахырында дискотека булды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International