«Татьяналарның туган көннәре» исемле фольклор күңел ачу программасы

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

25 гыйнвар көнне Ижёвка  авыл мәдәният йортында «Татьяналарның туган кәннәре» исемле фольклор күңел ачу программасы узды.

Алып баручылар бу бәйрәмнең килеп чыгышы турында сөйләделәр. Бәйрәм Татьяналар адресына котлаулар һәм теләкләр белән башланып китте. «Сорау һәм җавап» викторинасы,Татьяналар өчен конкурслар һәм биремнәр үткәрелде,  такмаклар җырладылар,халык уеннары уйнадылар. Бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды. Кунаклар тиз  генә таралышырга теләмәделәр, җыелышып утырулар барысына бик ошады, рәхәтләнеп чәй эчтеләр, бер-берсе белән әңгәмә кордылар, элекке гореф-гадәтләрне искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International