27 гыйнварда Россиядә ел саен Ленинград шәһәренең камалышын өзү көне билгеләп үтелә. Камай авыл китапханәсе «Блокада турында укыйбыз» исемле III Бөтенроссия акциясенә кушылды. Акциянең оештыручысы - Т.А. Маврина исемендәге Түбән Новгород дәүләт балалар китапханәсе».
Акция кысаларында Камай мәктәбендә «карлы гыйнварда даталар бар " дип исемләнгән хәтер сәгате узды. Китапханәче Г. Галимуллина балаларга Ленинград камалышының куркыныч көннәре турында сөйләде, балалар «блокада» һәм «тормыш юлы»ның нәрсә икәнен белделәр. Балалар икмәкнең кадерен белсен өчен камалыш вакытында бер кешегә көнгә бирелә торган 125 грамм – шырпы тартмасы зурлыгында ипи кисәге турында сөйләде. Блокададагы Ленинград балаларына багышланган «Бөек елларга баш иик... " дигән видеоролик карадылар. О.Бергольцның «Февраль көндәлеге»шигыреннән өзек яңгырады. Ленинград блокадасы-илебез тарихындагы иң фаҗигале һәм кайгылы вакыйгаларның берсе. Блокадалы Ленинградта яшәүнең һәр көне-ул батырлык. Буыннар хәтерендә җуелмас батырлык. Алар - Ленинград халкы-җиңүчеләр, алар гасырлар узгач та хәтердә батырлык һәм ныклыкның ачык символы булып калачак!