Таня Савичеваның камалыш вакытында күргәннәре

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

Т.А. Маврина исемендәге Түбән Новгород дәүләт балалар китапханәсе оештырган «Блокада турында укыйбыз " дигән III Бөтенроссия акциясе кысаларында балалар китапханәсе хезмәткәрләре 1 нче мәктәпнең 8 «В» сыйныф укучылары (җитәкчесе Гайнетдинова Г. А.) өчен «Таня Савичеваның камалыш вакытында күргәннәре» дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрделәр. Бу Бөек Ватан сугышы вакыйгаларының берсе-Ленинград блокадасы  һәм Россиянең хәрби дан көне – 1944 елда Ленинград блокадасын өзүгә багышланган акция иде.

1941 елның 22 июне таңында фашист гаскәрләре, бернинди кисәтүсез, Ватаныбызга һөҗүм итәләр. Совет халкының фашист илбасарларына каршы Бөек Ватан сугышы башлана. 1941 елның 8 сентябрендә дошман Ленинград шәһәрен тулысынча камап ала. Сугыш кирәк-яраклары һәм азык-төлек белән бәйле кискен хәл туа. 1941 елның 20 ноябрендә икмәк бирү нормасы иң түбән нормасына җитә: алгы фронтта көрәшүчеләргә - 500 грамм. эшчеләргә –  250 гр., ә калганнарга 125 грамм бирелде. Китапханәче Казакова Л.М. балаларны Илья Миксонның «Яшәгән ди, булган ди»китабы белән таныштырды. Бу китапның күп өлеше бала-Таня Савичева күзлегеннән чыгып, кыска язмалардан торган  көндәлек, ул Бөек Ватан сугышы символларының берсе булып калачак.

Мәктәптә укучы, туганнарын яратучы, дуслары күп булган, кинога йөргән, башкалардан берни белән дә аерылмаучы  кыз  булган ди. Кинәт кенә сугыш башлана, дошман шәһәрне чолгап ала... кызның күз алдында  гаиләсенең барлык әгъзалары диярлек һәлак була. Ул ялгызы гына кала ...  Таня берүзе кала... аңа нибары 11 яшь була. 1943 елның 13 гыйнварында дошман боҗрасы безнең гаскәрләр тарафыннан өзелә. Тик соңгы азат итү бер елдан соң гына килеп җитә. 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград блокадасы тулысынча бетә. Барлык авырлыкларны, Боларның  барысын да, иң якын кешеләрен югалтуны кичерә Таня Савичева. Ул 1944 елның 1 июлендә Горький өлкәсе Шатки эшчеләр поселогы хастаханәсендә үлә һәм шунда ук җирләнә дә.

 Очрашу  бер минут тынлык белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International