Менделеевск районы пенсионерлары арасында шахмат һәм шашка буенча республика турнирының беренче этабы узды

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

26 гыйнварда Сергей Гассар исемендәге мәдәният сараенда Менделеев районы пенсионерлары арасында шахмат һәм шашка буенча республика турнирының беренче этабы узды.

Ярышларда 33 спортчы катнашты. Чараны ветераннар хоры солистлары Асия Кадыйрова һәм Николай Макаров ( җитәкчесе Клара Галләмова, концертмейстер Михаил Прокофьев) һәм Марина Костина ("Былина") ачып җибәрделәр

Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде.

Турнир тәмамлангач, спорт идарәсе начальнигы Р.А. Фәизов һәм РФ Пенсия фондының клиентлар хезмәте җитәкчесе Р. К. Иштанова ярдәмебелән чәй өстәле оештырылды.
Ветераннар (пенсионерлар) Советы әгъзаларына, "Химик"  территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе  А.А. Талыйповага, "Карповец" территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Г А. Заһретдиновага  ярышларны оештыруда булышлык күрсәткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәтлемен.

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Шахмат буенча:
ир-атлар арасында беренче урынны Абдурәшитов Рамил яулады,
икенче- Прохоров Николай,
өченче - Абдурахманов Фәрит
хатын - кызлар арасында беренче урын-Садыйкова Әлфия.

Шашка буенча:

Хатын-кызлар арасында:
беренче урын-Петрова Людмила,
икенче - Гәрәева Илсөяр.
өченче - Сошенко Гөлсияр

Ирләр арасында:
беренче - Орлов Валерий.
икенче - Абдурәшитов Рамил.
өченче - Прохоров Николай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International